Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2021, 21:13

Путинның ковидка каршы ясаткан вакцина нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә?

Антитела күрсәткече 15не күрсәткән.

Русия Президенты Владмир Путин коронавируска каршы прививка ясату нәтиҗәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, антитела күрсәткече 15не күрсәткән.
“Белгечләр позитив коэффициенты турында сөйли – ул минем 15кә җитте. Табиблар әйткәнчә, бу яхшы нәтиҗә”, – дигән дәүләт башлыгы Русиянең яңалыклар агентлыгына.
Президент сүзләренчә, антителага анализны кичә, 9 майда алганнар.
Президент коронавирустан беренче прививканы 23 мартта ясаткан иде. 14 апрельдә Владимир Путин икенче прививка ясаткан.
Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, коронавирус йогышын кисәтү өчен 367 834 вакцина кайтарылган. I компонент белән 291 228 кеше вакциналаштырылган. Вакцинацияне тулысынча (I + компонент II) – 200 179 кеше төгәлләгән.

Фото: sharij.net
Читайте нас: