Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2021, 21:16

4,6 миллион сумны чәлдергәннәр

Уфа шәһәренең Октябрь районында “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында хокук бозулар ачыкланган.

Уфа шәһәренең Октябрь районында “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында хокук бозулар ачыкланган. Хокук бозуларны прокуратура хезмәткәрләре ачыклаган.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2018 елның язында Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе “Башгражданстрой” белән Уфа шәһәренең Дим районында мәктәп төзү һәм аны җиһазлауга контракт төзегән. Башкарылган эшләрнең бер өлешенә югары бәя буенча түләнгән. Килешүдәге кайбер шартлар бөтенләй үтәлмәгән.“Башгражданстрой” проект документларына туры килмәгән һәм үтәмәгән эшләргә акча алган. Барлыгы 4,6 миллион сумнан артык зыян салынган.

Фото: megapolisonline.ru
Читайте нас: