Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2021, 11:10

Онытылырлык түгел

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды, ветераннар белән аралашты.

Уфаның Җиңү паркында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар бара. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды. Билгеле булуынча, бу һәйкәл төбендә Мәңгелек ут яна.
Русия һәм Башкортостан гимннары яңгырады, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Башкортстан Башлыгы УДАТУ, Уфа дәүләт авиация техник университеты һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантларын тәбрикләде. Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә тантаналы марш үтте.
Радий Хәбиров Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, Дан мемориалы Геройлары аллеясендә һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Шулай ук “Җиңүнең алтын йолдызлары” бәйрәме мәйданчыкларында булды. Биредә кадетларның чыгыш ясады, төрле күргәзмәләр оештырылган иде. Башкортстан кинология хезмәте үзәге дә үз осталыгын күрсәтте.
Чаралар барышында Радий Хәбиров ветераннар һәм халык белән аралашып, аларга бәйрәм котлауларын җиткерде. Әйе, сугыш салган яралар онытылырлык түгел. Еллар үтә, әмма Җиңү бәйрәме меңнәрчә күңелләрдә тирән кичерешләр уята.
Олег Яровиков фотосы. Башинформ.
Читайте нас: