Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2021, 14:15

Җиңү көне белән, ватандашлар!

Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Русия халкын котлады.

Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Русия халкын котлады.
Тәбрикләү сүзләрен Президент 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан узган хәрби парад вакытында әйтте. Аның белән бергә парадны Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон карады. Котлауда түбәндәге сүзләр бар.
“Хөрмәтле Русия гражданнары!
Кадерле ветераннар!
Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Бөтен дөнья язмышы өчен гаять зур, тарихи әһәмияткә ия Җиңү бу. Русия халкы өчен изге бәйрәм. Ул хаклы рәвештә безнеке, нацизмны кыйраткан кешеләр белән туганлык хокукы белән, җиңүчеләр варислары буларак, ул хаклы рәвештә безнеке һәм без аны хөрмәт итәбез, аның белән горурланабыз.
Кадерле ветераннарыбыз! Без сезнең батырлыгыгыз һәм рухи көчегез алдында баш иябез, Ватанга тугрылык һәм мәхәббәтнең мәңгелек үрнәге өчен рәхмәт әйтәбез.
Сез бары тик бергәләп кенә куелган максатларга ирешеп булуын исбат иттегез. Рәхимсез дошманны тар-мар итеп, үз йортларыгызны, балаларны, Туган илне якладыгыз. Нацизмны җиңдегез һәм 1945 елның 9 май данын гасырларга җиткердегез”, – диде Владимир Путин.
Фото: pozdravlyamba.ru
Читайте нас: