Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2021, 07:12

“Хәтер вахтасы” дәвам итә!

7 – 8 май көннәрендә Уфадагы хәрби-патриотик клуб әгъзалары Башкортстан башкаласының Ватан сакчылары истәлегенә багышлап төзелгән 10 мемориалы, обелискы һәм һәйкәлләре янына “Хәтер вахтасы”на басты.

7 – 8 май көннәрендә Уфадагы хәрби-патриотик клуб әгъзалары Башкортстан башкаласының Ватан сакчылары истәлегенә багышлап төзелгән 10 мемориалы, обелискы һәм һәйкәлләре янына “Хәтер вахтасы”на басты.
“Хәтер вахтасы” – Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны искә алуны максат итеп куйган Бөтенрусия акциясе. Беренче тапкыр ул 1988 елда үткәрелә.
Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының 2021-2024 елларга исәпләнгән “Русия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” федераль проекты кысаларында уза.
Быелгы “Хәтер вахтасы” Уфа шәһәр Хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча комитеты каршындагы “Яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге тарафыннан оештырылды.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/95469
Читайте нас: