Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2021, 10:20

Русия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре ни хәлдә?

Владимир Путин Шәүкәт Мирзиев белән нәрсә турында сөйләште?Фотода: Ташкент шәһәренең тимер юл вокзалы бинасы.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан дәүләт башлыклары җылы котлаулар алышты. Фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең тиңдәшсез батырлыгы турындагы хәтер кадерләп саклана торган ике ил халкы өчен бу датаның аерым әһәмияте бар. Стратегик партнерлык һәм союздашлык кысаларында Русия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләренең алга таба үсеше белән канәгатьләнү белдерелде. Ике яклы көн тәртибендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Коронавирус пандемиясенә каршы көрәш, шул исәптән Үзбәкстан территориясендә вакцина җитештерүне оештыру буенча уртак тырышлыкны алга таба да үстерүгә аерым игътибар бирелде.
Үзәк Азиядәге вәзгыять турында фикер алышканда, шул исәптән Таҗикстан-Кыргызстан чигендәге күптән түгел булган вакыйгалар яктылыгында, президентлар Дүшәнбе һәм Бишкәкнең конфликтны сәяси-дипломатик чаралар белән җайга салу турындагы килешүләрен хуплады, хәлне алга таба тотрыкландыруга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын раслады.
Төрле дәрәҗәләрдәге элемтәләрне дәвам итү турында килешенде.
Фоточыганак: Pixabay.
Читайте нас: