“Күз тию” дигән гыйбарәнең буш сүз булмаганын хәзер инде барыбыз да белә. Кеше тиктомалдан авырый башлый, эше бармый, юлы уңмый. Борынгы бабаларыбыз бу бәладән котылу юлларын да белгәннәр. Ничек?
Моның өчен күзле мәшкә (гөмбә) алына, я шикле кешене кием аламасы. Яндырып, баланың баш очында тотыла. (Малга да шулай ителә.) Имеш, әгәр төчкерсә, кеше тиз терелә. Яндырып төтәсләгәндә шундый сүзләр әйтелә.
Күзе тигәннең күзе китсен,
Теле тигәннең теле китсен.
Зәңгәр күздән, кара күздән,
(1971 елда Шаран районы Бурсык авылында Маһинур Сәмигуллинадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.