Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2021, 22:05

Уфада танк янган

Бүген Уфаның Октябрь проспектында узган Җиңү парады репетициясе вакытында сугыш чорындагы “Т – 26” танкына ут капкан.Тулырак – сайтта!

7 майда Уфаның Октябрь проспектында Җиңү парадының репетициясе узды. Анда Бөек Ватан сугышы чорына караган хәрби техника да катнашты. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, “Т – 26” танкы шәһәр советы бинасы алдындагы трибуналарны узып, Төньяк юлга таба борылу белән, аңа ут капкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, танкның корпусына ягулык түгелгән булган, шул янгынга сәбәпче булган.
Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Танкист янгынны профессиональ янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк сүндереп өлгергән. Шулай да янгын сүндерүчеләр танк өстенә ялкынга каршы махсус катнашма сибеп, аны юып төшергәннәр. Шул рәвешле, янгын куркынычы юкка чыгарылган.
Фото: https://www.bashinform.ru/
Читайте нас: