Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2021, 22:26

Гаҗәп. Уртак тел таба Рәҗәп

Русия Президенты Владимир Путинның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләшүе булды.

Анда җентекле итеп, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш, шул исәптән Төркиядә барлыкка килгән эпидемиологик хәл тикшерелде. Русиянең бу юнәлештә гамәли хезмәттәшлекне үстерүгә әзерлеге ассызыкланды. Сүз, аерым алганда, бу айдан башлап, “Спутник V” Русия вакцинасы белән тәэмин итүне оештыру турында барды. Шулай ук аның Төркия предприятиеләрендә уртак производствосын җайга салу мөмкинлекләре дә карала.
Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ике як фикеренчә, эпидемиягә каршы күрелә торган чаралар хәлне тамырдан яхшыртуга ирешергә һәм туризм өлкәсендә ике яклы элемтәләрне яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: