Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2021, 22:29

Бернәрсәгә дә бирешми торган асфальт

Асфальт катламы хәрәкәт интенсивлыгын һәм төбәкнең климат үзенчәлекләрен тулысынча исәпкә ала.

Уфада юлларны ремонтлаган вакытта температура үзгәрүенә тотрыклы асфальт куллана башлаячак. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа технология “сыйфатлы имин юллар” гомумдәүләт проекты объектларында ремонт эшләре барышында кулланылачак.
Асфальт-бетон өслегенең һәм тротуарларның өске катламнарын урнаштыру Superpave күләмле проектлау методы буенча эшләнгән асфальт белән башкарылачак. Аның төп үзенчәлеге шунда – асфальт катламы хәрәкәт интенсивлыгын һәм төбәкнең климат үзенчәлекләрен тулысынча исәпкә ала.

Фото: rosavtodor.gov.ru
Читайте нас: