Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2021, 14:14

Бакча җиләген ничек тукландырырга?

Әле бакча эшләренең иң кызган мәле. Түбәндәге киңәшебез сезгә “берьюлы ике көймәнең койрыгын тотып”, бер үк вакытта бакча җиләген тукландырырга да, зарарлы корткычлардан котылырга да ярдәм итәр.

Әле бакча эшләренең иң кызган мәле. Түбәндәге киңәшебез сезгә “берьюлы ике көймәнең койрыгын тотып”, бер үк вакытта бакча җиләген тукландырырга да, зарарлы корткычлардан котылырга да ярдәм итәр.
Ысул гап-гади. Моның өчен 1 стакан көлгә 1-2 литр кайнап торган су салырга кирәк. Аннары катнашма суынганчы көтәсең һәм 2 грамм мaргaнцoвки, 2 грамм бор кислотасы порошогы, 1 аш кашыгы йод өстисең. Бераздан катнашманы сөзеп, көлен аласың.
Калган сыекчаны бер чиләк суга салып, шуның белән бакча җиләге яфракларын тәмам юешләнеп беткәнче сиптереп чыгарга кирәк. Шулай итсәгез, җиләк үсентеләре үзләренә кирәкле микро- һәм макроэлементларны да алыр, зарарлы корткычлар да аларга тимәс.
Фото: frukti-yagodi.ru
Читайте нас: