Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2021, 07:48

Төркиядә ял итә алырбызмы?

Русия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Таип Эрдоган үзара сөйләшүдә коронавируска каршы “Спутник V” препаратын төрек предприятиеләрендә чыгару һәм Русия туристларын Төркиягә кертү буенча фикер алыштылар.

“Уртак фикер шундый: эпидемиягә каршы күрелә торган чаралар хәлне тамырдан яхшыртып, туристлык өлкәсендәге элемтәләрне яңартырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип хәбәр итте кичә Кремльнең Матбугат хезмәте. Эрдоган бу өлкәдә Русия тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергән.
Путин һәм Эрдоган шулай ук Төркия предприятиеләрендә коронавируска каршы Русиядә эшләнгән “Спутник V” вакцинасы җитештерү һәм төрекләргә әлеге препаратны китерү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Кремльнең Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия бу юнәлештә гамәли хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга әзер. Аерым алганда, тиз арада Төркиягә Русиядән “Спутник V” вакцинасы китерелә башлаячак. Шулай ук аны төрек предприятиеләрендә җитештерә башлау турында да сөйләшүләр алып барыла. “Спутник V” элегрәк Төркиянең дару һәм медицина җайланмалары буенча агентлыгы тарафыннан ашыгыч рәвештә файдалану өчен хуплану алган иде инде.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус пандемиясенең көчәюе сәбәпле, Русия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиягә туристлар җибәрүне туктатты. Төрек ягы да 29 апрельдән 17 майга кадәр чит ил туристларын илгә кертүне тыйды. “Спутник V” вакцинасы ярдәмендә әлеге тыюлар алыныр дип өметләнәбез.
Фото: profile.ru
Читайте нас: