Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2021, 16:52

Мунча иясе

Мунча иясен ачуландырсаң, чирләрсең, тәнең кычытыр, чәчең коелыр, дияр иде әни.

Мунча иясе түбәдә яши, ә өй иясе – морҗа башында. Бар кешеләр дә мунча кереп беткәч, төнге сәгать уникедән соң мунча иясе мунча керергә бара. Мунчадан соңгы булып чыккан кеше ләүкәдә бер чүмеч эссе су калдырырга тиеш. Шулай итсәң, мунча иясе йорт хуҗаларына рәхмәт укыр, шул су белән юыныр да, үзенең минлеге белән чабынып чыгып китәр.
Су калдырмасаң, ул ләгънәт укыр. Бар савытларга пычрак кулларын, аякларын тыгып, болгатып бетерер, мунчаны пычратып чыгып китәр, диләр.
Иртән, теге чүмечтәге суны “бисмилла” әйтеп чыгарып түгеп, чүмечен юып куярга кирәк. Мунча иясен ачуландырсаң, чирләрсең, тәнең кычытыр, чәчең коелыр, дияр иде әни.
(1998 елда Илеш районы Иске Күктау авылында Мәнкия Мулламөхәммәтовадан БДУ студенты Айлия Хәмидуллина язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 304 б.
Фото: www.pinterest.ru
Читайте нас: