Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2021, 06:24

Чын юкә балы ашыйм дисәң, Иглингә бар!

Башкортстанның Иглин районында юкәлекләр бөтен урман фондының яртысын тәшкил итә, һәм бал кортлары өчен төп чимал булып тора. Май башында ирекмәннәр “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларындагы “Яшел Башкортстан” республика чарасында катнашып, биредә янә юкә һәм нарат агачлары утыртты.

Башкортстан “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен зур көч сала. 3 май көнне “Чиста Уфа” автономияле коммерцияле булмаган оешма ирекмәннәре Иглин районының Яңа Куба авылы янындагы 3 гектар мәйданда 12000 нарат үсентесе утыртты. Акциядә барлыгы 70 кеше катнашты. 4 – 5 майда исә алар тарафыннан Иглин урман хуҗалыгы биләмәләрендә 18000 юкә үсентесе утыртылды. Шуны да өстик, районда юкәлекләр бөтен урман фондының яртысын тәшкил итә, 64 мең гектар мәйданда үсә һәм бал кортлары өчен төп чимал булып тора. Ирекмәннәр тарафыннан утыртылган үсентеләр тиздән үсеп җитеп, менә дигән юкә балы чыганагы булыр дип ышанабыз.
23 апрельдән 23 майга кадәр Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны тергезүгә багышланган махсус айлык үткәрә. Ул “Экология” гомумдәүләт проектына караган “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында оештырыла. Былтыр кисеп алынган 14000 гектардагы агачларны тергезү өчен 2021 елда 14300 гектарда агач утырту планлаштырыла.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/94969
Читайте нас: