Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2021, 20:27

Югары кан басымын тиз арада ничек төшерергә?

Еш кына эштәге, гаиләдәге стресслардан соң кан басымы кискен күтәрелеп китә. Югары кан басымын тиз арада төшерүнең берничә ысулы бар. Түбәндә шулар белән таныштырабыз.

  1. Беренче чиратта, тәнегезне йомшартып, үпкәдән һава чыгарганда сулышыгызны 2-3 минут дәвамында берничә тапкыр 7-10 секундка тоткарларга кирәк. Бу катлаулы булмаган сулыш гимнастикасы артериаль кан басымын 30 берәмлеккә кадәр төшерә. Әлеге беренче ярдәм чарасын күргәч, артериаль кан басымын төшерүнең башка ысулларын да сынап карарга мөмкин .
  2. Кан басымын тиз арада киметү өчен салкын су кулланырга мөмкин. Кулларны иңнәргә кадәрсалкын су агымы астында тотып, биткә сибәргә, киҗе-мамык салфеткаларны юешләп калкансыман бизгә (“щитовидка”) һәм күкрәккә, кояш үрелмәсенә (“солнечное сплетение) кую файдалы. Таска салкын су тутырып, анда шайтан ашыгына кадәр аякларны төшерергә һәм бер минут шунда “йөгереп алу” да кан басымыгызны төшерәчәк.
  3. Кан басымын тиз киметү өчен халык табиблары алма серкәсен (уксус) кулланырга киңәш итә. Әгәр аяк табаннарына 10 минутка киҗе-мамык салфеткаларын ябыштырсаң, кан басымын 30-40 берәмлеккә киметергә була.
  4. Кан басымын тиз вакытта киметү өчен, бигрәк тә гипертоникларга, түбәндәге составны әзерләргә кирәк. Даруханәдә валериана, сукыр кычыткан (пустырник), камырагачның (боярышник) әзер төнәтмәләрен һәм «Валокардин» даруын сатып алыгыз. Барысын бергә шешәгә тутырып куегыз. Әзер төнәтмәнең бер өлешен кечкенә шешәчеккә тутырып, һәрвакыт үзегез белән йөртегез. Кан басымыгыз кинәт күтәрелеп китсә, әлеге төнәтмәнең бер чәй калагын 50 миллилитр су белән бутап эчегез.
  5. Фото: medikforum.ru
    Читайте нас: