Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2021, 23:32

Кешеләргә изгелек кылып вафат булды

Аңа нибары 36 яшь иде.

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның Чишмә поселогында вафат булган волонтер Радик Әсфәндияровны волонтерлык эшчәнлегендәге зур казанышлары, кешеләргә бушлай һәм риясыз ярдәме, социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны тормышка ашырудагы өлеше өчен Пирогов ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Радик Әсфәндияров, куркыныч булуга карамастан, үз-үзен кызганмыйча, коронавирус инфекциясенең беренче көннәреннән үк бу мәкерле чир белән авырган кешеләргә ярдәм итә. Ул үзләрен изоляцияләүчеләргә азык-төлек һәм дарулар ташый, вак-төяк көнкүреш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Радикның авырулар янына 100 тапкыр баруы билгеле.
Үзе чирләгәч өйдә дәвалана, тик көннән-көн хәле авырая бара. Волонтерны үпкәләренең 24 проценты зарарлангач госпитальгә салалар, ләкин ул 17 мартта вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде.

Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: