Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 18:04

“Тулпар”чыга багышланган яңа китап

Бәйрәм алдыннан “Башкортстан” дәүләт нәшриятында журналистика ветераны, 1995 – 1999 елларда “Тулпар” журналының “мичәү атлары”ның берсе Рәзил ФАЗЫЙЛОВның (1949 – 1999) якты истәлегенә багышланган яңа китап дөнья күрде. “Тормыш дәрьясында” дип аталып, затлы фин кәгазендә нәшер ителгән бу җыентык журналистның тормыш иптәше Мәрьям һәм кызы Рәзиләнең тырышлыгы һәм матди иганәсе ярдәмендә басылып чыкты.

Башкортстандагы татар журналистикасы, “Тулпар” журналы тарихын Рәзил ФАЗЫЙЛОВ исеменнән тыш күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде онытылып барган ярымәдәби-ярымпублицистик жанр – очерклар язу остасы иде ул. Аның эшчәнлегенең соңгы елларында “Тулпар”да җаваплы сәркәтип вазыйфасында эшләгән кеше буларак язам – аның очеркларына каләм кертү дә, бер сүзен алыштыру да мөмкин түгел иде, чөнки бу язмалар бар яктан да камиллек үрнәге булды.
Рәзил абый очерклары өчен тормыш материалы эзләп җәфаланмады: теләсә, бер “ярты”сын һәм бер “таяк” колбасасын кыстырып, бомжлар янына чыгып китә; теләсә, наркоманнар белән очраша; теләсә, тире-венерология авырулары диспансерының барысы өчен дә ябык ишекләрен ачтырып, көн (яки төн) буена шундагы авырулар белән гәп корып чыга. Нәтиҗәсе билгеле – менә дигән очерк!
Рәзил ФАЗЫЙЛОВның тормыш иптәше Мәрьям һәм кызы Рәзиләнең тырышлыгы һәм матди иганәсе ярдәмендә затлы фин кәгазендә дөнья күргән “Тормыш дәрьясында” китабына журналистның иҗади гомере буена (1966 – 1999) “Кызыл таң”, “Гасыр”, “Тулпар” кебек гәзит-журналларда дөнья күргән мәкаләләре һәм очерклары тупланган. Ул, беренче чиратта, Рәзил агабызның хезмәттәшләре, Дүртөйле районы Йосып авылында яшәүче туганнары һәм якташлары өчен менә дигән бүләк булачак. Китапка кереш сүзне Рәзил аганың элекке хезмәттәше, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Фәрит ФАТКУЛЛИН язган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: