Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 22:51

Мәетне яфраклар белән “бизи”

Кылган гамәленнән соң ул өйдәге азыкларны алып, ике атна дәвамында урманда яшеренеп ята.

Башкортстанның Учалы районында аерган хатынын үтерүдә шикләнгән ир тоткарланган.
2021 елның 13 апрелендә Учалы шәһәрендәге фатирда көч кулланып үтерелгән 61 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табыла. Моннан тыш, үлгән хатын-кыз өстендә балалар курчагы һәм пычак табылган, ә мәет фатирдагы рассада яфраклары белән күмелгән була. Үтерү билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерүчеләр һәлак булучының соңгы вакытта аралашкан кешеләрне анализлый, һәлакәт урыныннан алынган предметлар буенча дактилоскопик, биологик һәм молекуляр-генетик эксперт тикшеренүләре үткәрә. Нәтиҗәдә, үтерүдә мәрхүмәнең 62 яшьлек элекке ире шикләнелә.
Җыелган дәлилләр буенча, ир үз гаебен таный. Әмма зыян күрүченең гәүдәсенә курчак, пычак һәм яфракларны нинди максат белән салуын аңлата алмый.
Тикшерү буенча, 2021 елның 11 апрелендә кичен исерек хәлдә шикләнелүче кеше зыян күрүчегә кунакка килә һәм аның янында төн кунарга кала. Иртән хуҗабикә аңа китәргә куша. Шуның аркасында элеккеге ир белән хатын арасында ызгыш була. Ир зыян күрүчегә муенына, башына һәм аркасына берничә тапкыр пычак белән кадый, ә аннары буып үтерә. Кылган гамәленнән соң ул өйдәге азыкларны алып, ике атна дәвамында урманда яшеренеп ята.

Фото: s13.ru
Читайте нас: