Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 10:35

Кырмыскалыда ике парк

Сәвәләй һәм Кабак авылларында ял парклары төзекләндерелә.

Паркларны төзекләндерү эше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты акчасына оештырыла.
Сәвәләй авылында Җиңү паркын төзекләндерү эшләре киләсе елда тәмамланачак. Хәзергә биредә спорт мәйданчыгы урнаштырылган, резина өслекле йөгерү юлы, эскәмияләр, урналар, яктылык бар.
Кабак авылында ремонт эшләре быел төгәлләнергә тиеш. 2019 елда биредә Русия урамында ял паркы төзелә башлады. Эшләрнең беренче этабы кысаларында спорт яссы корылмасы һәм резин өслекле балалар мәйданчыгы корылды, балалар мәйданчыгы киртәләп алынган, яктырту үткәрелгән, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган. Башка объектлар эшләрнең икенче этабы барышында барлыкка киләчәк. Биредә өстәмә рәвештә урам яктырткычлары, видеокүзәтү, сәхнә комплексы, тамашачылар өчен эскәмияләр урнаштырылачак, йөгерү юлы, автомобильләр кую урыны булдырылачак, агач һәм куаклар, чәчәкләр утыртылачак.
Фото: https://vk.com/karmadm?z=photo-173018413_457251409%2Fwall-173018413_6353.
Читайте нас: