Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 10:10

Французлар белән очрашу

Путин французлар белән сөйләшкәндә ни өчен Салтыков-Щедринны искә төшерде?

Русия Президенты видеоконференция режимында «Франко-Русия сәүдә-сәнәгать палатасы» ассоциациясе әгъзалары – Франциянең әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре белән очрашты.
В. Путин шуны билгеләде: 2020 ел нәтиҗәләре буенча үзара сәүдәнең беркадәр кимүенә карамастан (2019 елга карата минус 14 процент), күрсәткечләр элеккечә уңай – 13 миллиард доллар. Русиядә француз капитал салулары якынча 17 миллиард долларга җитә. Әйткәндәй, Русия Франциядә 3 миллиардлык капитал салган. Әгәр француз регуляторлары Русия бизнесына, Русиядә француз бизнесына караган кебек үк ​​караган булса, бу сан күбрәк тә була алыр иде.
Русия икътисадының төрле тармакларында французлар катнашлыгында 500дән артык компания эшли. Аеруча масштаблы бизнеслар ягулык-энергетика комплексында, автомобиль төзелешендә һәм азык-төлек сәнәгатендә. «Ямал СПГ» һәм «Арктик СПГ 2» заводларын төзү, шулай ук «Төньяк агымы - 2» салу да көн үзәгендә. В. Путин әйтүенчә, кызганычка каршы, соңгы проект тирәсендә сәяси спекуляцияләр бик күп, ләкин ул – бүгенге көннең сәяси конъюнктурасы белән бернинди уртаклыгы булмаган чиста икътисадый проект.
В.Путин бу уңайдан язучы Салтыков-Щедрин әсәрен телгә алды. Аерым алганда урманда калган генералның үзенең денщигын булочкалар артыннан җибәрүен мисалга китерде. Генерал, булочкалар һәм круассаннар агачта үсә, дип уйлаган. Кайбер сәяси көчләр дә электр энергиясе розеткадан гына алына, дип саный. Һәм Президент киләчәктә аңлашылмаучанлыкларның уңай хәл ителеренә ышаныч белдерде.
Читайте нас: