Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 22:48

Чимал гына димәгән...

Төп бурыч – Русия икътисадының чимал булмаган тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.

Башкортстандагы “хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрне хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге конкурсында катнашырга чакыралар.
Төбәк Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел ике номинация тәкъдим ителгән: “хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәсе” һәм “яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим”.
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сүзләренә караганда, яхшырту буенча тәкъдимнәрне бәяләү критерийлары булып тормышка ашыру тизлеге, чыгымнарның үз-үзен аклау срогы, еллык икътисади нәтиҗә, тиражлау мөмкинлеге һәм карарның оригинальлеге торачак.
Проектның төп бурычы – Русия икътисадының чимал булмаган тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру.

Фото: vuzopedia.ru
Читайте нас: