Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2021, 17:59

Русиядә тиздән 1300 яңа мәктәп сафка керәчәк

Президент Владимир Путин Русия Хөкүмәте алдына 2024 елга кадәр кимендә 1300 яңа мәктәп төзү бурычын куйды.

Президент Владимир Путин Русия Хөкүмәте алдына 2024 елга кадәр кимендә 1300 яңа мәктәпне сафка кертергә боерды.
Бу эш “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. 1300 яңа мәктәпне төзү эшләрен Русия Хөкүмәте “ВЭБ.РФ” дәүләт үсеш корпорациясе ярдәме белән башкарып чыгарга тиеш. Шуңа өстәп, Президент бюджеттан тыш чыганакларны да җәлеп итү бурычын куйды. Болар барысы да бүген Кремль сайтында басылып чыккан “Русия Президентының Дәүләт Җыелышына мөрәҗәгатен тормышка ашыру буенча күрсәтмәләр исемлеге”ндә урын алган.
Әлеге мәсьәлә буенча хисап доклады 2021 елның 1 ноябренә кадәр Президентка тапшырылырга тиеш. Аннан соң Русия Хөкүмәте һәр ярты ел саен Владимир Путин алдында хисап тотарга бурычлы.
Фото: riabir.ru
Читайте нас: