Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2021, 18:35

Бөек Җиңүне данлап

Бәйрәм алдыннан Яңавыл районында яшь башкаручыларның “Бөек Җиңүне данлап” патриотик җыр конкурсы үтте.

Патриотик тәрбия өлкәсендә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты куйган бурычларны үтәүгә Яңавыл районының гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре зур өлеш кертә.
Җиңү көне – һәр русияле өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Истәлекле көн алдыннан Яңавылда “Бөек Җиңүне данлап” патриотик җыр конкурсы узды. Чарада катнашучылар арасында шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары күпчелекне тәшкил итте.
Конкурсның төп максаты – яшьләрдә патриотлык хисе һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Конкурсантлар Яшьләр сарае сәхнәсендә сугыш еллары җырларын әзерләп башкардылар. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
– Яшь талантлар башкаруындагы бу җырлар ветераннарыбызга тирән хөрмәт һәм күңел җылысы белән сугарылган. Балалар шул чорның бөтен сызлануларын, барлык дәһшәтен тоеп бу җырларны башкардылар. Барлык катнашучыларга да афәрин! – ди жюри әгъзаларының берсе, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Халисә Насыйбуллина.
Ел саен Яңавыл районында мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларны һәм яшьләрне җәлеп итеп, 50дән артык патриотик чара үткәрелә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/94839
Читайте нас: