Барлык яңалыклар
Новости
2 Май 2021, 06:14

Татар кызы Мәскәүне яулады!

Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә эшләп килгән “Ләйсән” халык биюе ансамбле солисты Илсөяр ХИСАМИЕВА мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге “Русия киләчәге” милли премиясенең финалында чыгыш ясады.

“Русия киләчәге” милли премиясенең финал бәйгесе 2021 елның 27 – 30 апрель көннәрендә Мәскәүдә узды. Әлеге премиянең төп максаты – Русиядәге балалар, яшьләр арасыннан төрле өлкәләрдәге талантларны ачу, аларны бөтен дөньяга күрсәтү. Ул мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илдәге беренче премия булып тора. “Русия киләчәге” премиясе 2012 елдан бирле талантлы балаларга, яшьләргә, өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларга тапшырылып килә һәм профессиональ премия булып тора.
Быелгы конкурста Русиянең 170 шәһәреннән 3000нән артык бала катнашкан. Илсөяр ХИСАМИЕВА Башкортстаннан килгән бердәнбер конкурсант булды. Ул, күптөрле сынаулар узып, “Русия киләчәге” VI Милли премиясенең финалында, Кремльдә чыгыш ясау хокукын алды.
Бәйгенең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 30 апрелендә узды. Илсөяр “Шаян кыз” дип аталган татар халык биюен башкарып, Мәскәү тамашачысын әсир итте һәм финалчы дипломы, күптөрле кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кызның остазы, Уфа шәһәренең 2нче Татар якшәмбе мәктәбе педагогы Рәзидә Халидәр кызы НИЗАМЕТДИНОВАның казанышлары жюри тарафыннан аерым билгеләнде. Аңа мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге “Русия киләчәге” милли премиясенең “Ел педагогы” медале һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рәзидә НИЗАМЕТДИНОВА фотосы.
Читайте нас: