Барлык яңалыклар
Новости
2 Май 2021, 13:30

“Шоколадлы солы” печеньесы

Ял көннәрендә якыннарыгызны өйдә пешкән тәм-том белән сыйларга онытмагыз, дуслар. Мәсәлән, шоколадлы солы печеньесын өйдә дә пешереп була.

Зуррак савытка 2 стакан тиз пешерелүче солы (овсяные хлопья), 2/3 стакан ак он салабыз. Бал калагы очында сода алып, аны лимон суты яисә аш серкәсе белән сүндерәбез. Бер чеметем тоз кушабыз. 150 грамм йомшартылган ак май һәм 200 грамм шикәр комын 2 данә йомырка белән туглыйбыз (миксер яки блендер кулланырга мөмкин).
Бар ингредиентларны кушабыз һәм вакланган шоколад өстибез. Шоколад плиткасын ваклау өчен, башта аны өлешләргә бүлергә кирәк.
Табага махсус кәгазь җәеп, камырны калак белән өзеп салабыз. Араны зур калдырабыз – камыр кисәкләре пешкәндә бер ярым-ике тапкырга зураячак.
Печенье егерме-утыз минут дәвамында пешеп чыга. Мичнең кызулыгы 170-180 градус ттирәсе булсын. Мондый печенье каһвә я сөт белән тәмле була.
Ашларыгыз тәмле, ялларыгыз күңелле булсын, дуслар!
Читайте нас: