Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2021, 12:47

“Сәләт” яңа сәләтләр ача!

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында эшләп килүче “Сәләт” музыка һәм шигырь театры Республика студент иҗаты фестиваленең лауреаты дип танылды. Тулырак – сайтта!

Май бәйрәмнәре алдыннан Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлеге студентлары аеруча күтәренке кәеф белән авылларга таралышты. Күтәренке кәефнең сәбәбе дә бар – татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында эшләп килүче “Сәләт” музыка һәм шигырь театры Республика студент иҗаты фестиваленең лауреаты исемен яулады.
“Сәләт”челәр барлыгы дүрт эшне тамашачы һәм жюри хозурына чыгарды. Аерым алганда, студентлар Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы буенча “Шигъри әйтеш” һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклы буенча төзелгән “Әманәт” спектакльләрен күрсәтте. “Сәнгатьле уку” номинациясендә III курс студенты Алсу ӘБДИЕВА бөек Тукаебызның “Милли моңнары” белән фестивальнең лауреаты дип танылды. Шулай ук III курс студентлары Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА һәм Зәлия ӘГАДУЛЛИНАның чыгышлары да тамашачыны тетрәндерде.
“Сәләт” музыка һәм шигырь театрын оештыручы, аның режиссёры, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Марат Сабит улы ШӘРИПОВ студентларның иҗади эшен югары дәрәҗәдә оештырганы өчен махсус диплом белән бүләкләнде.
Алина КАҺАРМАНОВА фотолары.
Читайте нас: