Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2021, 06:18

Пенсия фонды май бәйрәмнәрендә ничек эшли?

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча клиент хезмәтләрендә эшләүчеләргә ял тимәс, ахрысы.

4 майдан алып 7 майга кадәр Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча барлык клиентлар хезмәтләре гражданнарны гадәти эш графигы буенча кабул итәчәк.
Клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла. Русия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетыгыз аша, я https://pfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7032 сайтында күрсәтелгән телефоннарга шылтыратып, алдан язылырга мөмкин.
Шулай ук 4 – 7 май көннәрендә 8 800 600 02 21 телефоны буенча “кайнар линия” дә эшләячәк. Анда шылтыратып сез үзегезне кызыксындырган сораулар буенча консультация алырга мөмкинсез. Шәхси характердагы сорауларга җавап алу өчен, код сүзен белергә кирәк.
Моңардан тыш Русия Пенсия фонды күпчелек хезмәтләрен дистанцион рәвештә үзенең сайтындагы (https://es.pfrf.ru/) шәхси кабинетлар аркылы һәм дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/) башкара.
Фото: pfr.gov.ru
Читайте нас: