Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2021, 10:55

Лаг-Омерда фаҗига

Владимир Путин Израиль Дәүләт Премьер-министры Биньямин Нетаньяхуга телеграмма юллаган.Фото: https://tehnowar.ru/236953-Potom-my-uvideli-tela-Ochevidcy-rasskazali-o-davke-v-Izraile.html.

Телеграммада Мерон тавындагы фаҗига нәтиҗәсендә күп санлы кеше корбаннары уңаеннан тирән кайгы уртаклашуын белдерелә.
"Русия Израиль халкының кайгысын уртаклаша", – дип билгели телеграммада Русия дәүләте Башлыгы.
Русия Федерациясе Президенты һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына теләктәшлек сүзләрен җиткерде, шулай ук зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын теләде.
Билгеле булуынча, Мерон тавында җомга көнне төнлә яһүдләрнең дини бәйрәме Лаг-Омер вакытында, фаҗига булган. Матбугатмәгълүматлары буенча, анда 44 кеше үлгән, 150дән артык кеше зыян күргән.
Бар да бер мизгелдә була: бер трибуна кинәт ишелеп төшкән. Кешеләр ишеккә таба киткәннәрр, һәм кемдер егылган, бу исә "домино эффектына" китергән. Паника башланган. Ә трибуналар арасындагы коткару юлы, шаһитлар хәбәр иткәнчә, полиция тарафыннан ябылган булган.
Мерон тавында бәйрәм итү – Израильдә иң массакүләм бәйрәм. Ел саен монда 300 дән 500 меңгә кадәр кеше килә. "Монда рабби Шимон бар Йохайның кабере урнашкан, ул – "Зоар" каббаллары китабын язучы. Аның вафаты көнне, гадәттә, Лаг-Омерга хаҗ кылалар".
Фоточыганак: https://tehnowar.ru/236953-Potom-my-uvideli-tela-Ochevidcy-rasskazali-o-davke-v-Izraile.html.
Читайте нас: