Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 09:42

Туймазылылар билбау көрәшендә Русия кубогын яулады

Якташларыбыз Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 200дән артык спортчы арасында иң көчле һәм җитезләрдән булып чыкты.

Мәскәүдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Русия Кубогына ярышлар узды. Анда илнең 25 төбәгеннән килгән 224 спортчы көч сынашты. Өч Туймазы егете Башкортстан җыелма командасы өчен чыгыш ясады һәм республикага гомумкоманда зачетында беренче урынны алырга ярдәм итте. Алар шулай ук шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр сафында булды. Булат Мөхтәсимов – алтын, Ләйлә Бадамшина һәм Разил Шабиев бронза медальләр яуладылар. Спортчыларны Русиянең атказанган спорт мастеры Ринат Еникеев тәрбияли.
Башкортстан ярышлардан барлыгы 22 медаль алып кайтты. Аларның тугызы – алтын, икесе – көмеш һәм унбере – бронза. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы спортчылар адресына котлау телеграммасын үзенең рәсми сайтында бастырып чыгарды.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 24-25 апрелендә Мәскәүдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Русия Кубогы ярышлары башланды. Спортчылар әлеге спорт төренең ике стилендә көч сынашты: ирекле һәм классик (аяклар белән эшләү тыела).
Русия Кубогы ярышларында илебезнең 25 төбәгеннән килгән 200 дән артык спортчы катнашты. Төрле авырлык категорияләрендә турнир финалына үткән спортчылар спорт мастеры исемен алу хокукына ия булачак. Шунда ук Дөнья кубогына ярышларда катнашу өчен кандидатлар да сайлап алына. Әлеге ярышлар “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/93845
Читайте нас: