Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 13:59

Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булыр?

Кызганычка каршы, бәйрәм көннәре коры һәм җылы гына булмаячак. Бу хакта Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы үзәге җитәкчесе Анна Казаева хәбәр итте.

Бәйрәм көннәрндә һава торышы коры һәм җылы гына булмаячак. Бу хакта Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы үзәге җитәкчесе Анна Казаева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, майның беренче декадасында һава торышы үзгәрүчән булачак, чагыштырмача түбән температуралы көннәр дә, яңгырлар да, температура +25 градуска кадәр күтәрелгән тәүлекләр дә көтелә. Иртәгә, 1 майда, республикада нигездә явым-төшемсез, җылы һава торышы көтелә. Һава температурасы +14...+19 градус булачак.
Көн азагында, кичкә үк, төньяк районнар аша чираттагы циклон фронты узачак, ул һава торышын бозачак. 2 майда республиканың күпчелек өлешендә яңгырлар явачак. Температура көндез +10...+15 градус тәшкил итәргә тиеш. Республика көньягы буенча явым-төшем ихтималы аз, һава температурасы исә +19 градус чамасы тәшкил итәчәк.
3-4 майда һава торышы бераз яхшырачак, температура +20 градуска ... +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма 5 май төнендә һава торышы кабат бозылачак. Мондый тигезсез һава торышы айның беренче декадасы ахырына кадәр сакланачак.
Шулай ук майның тәүге 10 көнендә Башкортстанның кайбер районнарында карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Фото: https://ufacitynews.ru/news/
Читайте нас: