Һиндстанда коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулы. Соңгы тәүлектә 379 257 йоктыру очрагы ачыкланган, 3645 кеше үлгән. Пандемия башыннан бирле 204 832 кеше вафат булган. Илдә вирус йоктыручыларның гомуми саны 18 376 524 кешегә җиткән.
Хастаханәләрдә койкалар җитми, медицина кислороды запаслары кими, ә үлүчеләрнең күп булуы аркасында крематорийларның мичләре эри башлаган. Экспертлар, коронавирусның яңа кабынышы бөтен дөнья өчен моңарчы күрелмәгән хәвеф булырга мөмкин, дип кисәтә.
Нью-Дели һәм башка шәһәрләрдәге хастаханәләр яңа пациентларны кабул итә алмый. Койкалар, ПЦР-тестлар, медикаментлар, вакциналар һәм кислород җитмәү сәбәпле, 1,4 миллиард халкы булган дәүләт инфекциядән интегә.
Русия Һиндстанга коронавируска каршы көрәштә ярдәм күрсәтә башлады, медицина җиһазлары һәм дарулар белән икенче самолет җибәрелде.