Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 15:38

Бәләбәйләр булдыра

Татар гимназиясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай моңнары" шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган "Тукай моңнары" шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. Укучыларның чыгышларын бәяләүдә "Ак калфак"оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина да катнашты. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән укучылар, шулай ук татар гимназиясе укучылары шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтеп, грамота һәм дипломнарга лаек булдылар. Русия һәм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлеге әгьзасы, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре шагыйрә Зәйфә Салихова Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Бәйрәмгә чакырылган кунагыбыз – "Канатлы сүзләр" китаплары авторы, Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы Илгизәр Гыйззәтуллин Тукай иҗаты турында үзенчәлекле фикерләрен белдерде. Укучыларның чыгышлары гимназиянең сәнгать бүлеге әзерләгән дәртле биюләр, Тукай шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов килгән кунакларга, бәяләмә төркеменә, катнашучыларга, укытучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Автор фотосы.
Читайте нас: