Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 12:27

“Саф һава” һаваны сафландыра алырмы?

“Саф һава” программасы пычратучыларны атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләрне киметергә мәҗбүр итәчәк.

Башкортстан “саф һава” федераль проектына керергә мөмкин. Бу хакта Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионова чәршәмбе көнне Стәрлетамак хакимиятендә узган киңәшмәдә хәбәр итте. Республикага әлеге проектка эләгү өчен зур әзерлек эшләре башкарырга кирәк.
Регион гаризасы 2023 елдан да алдарак каралырга мөмкин. “Саф һава” программасы пычратучыларны атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләрне киметергә мәҗбүр итәчәк хокукый механизмнар булдыруга юнәлтелгән. Өстәвенә, бу механизмнар шәһәр мохитен тудыручы бизнес, дәүләт предприятиеләре һәм шәһәр транспортына йогынты я
сарга тиеш.
Киңәшмәдә экологик оешмалар вәкилләре җәмәгать инспекторларының ролен арттыру кирәклеген күрсәттеләр һәм атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны тикшергән лабораторияләр белән эшләү авырлыклары турында хәбәр иттеләр.

Саф һава” Русия Президенты Владимир Путин кушуы белән эшләнгән “Экология” гомумдәүләт проектына керә.

Фото: sauap.org

Читайте нас: