Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 12:24

Мөселманнар өчен Русия күләмендә зур бәйрәм узачак

2022 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп узачакбыз.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчесе Михаил Мишустин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан иде. Анда әзерлектә “кызыксынган дини оешмалар”ның да катнашырга тиешлеге әйтелгән иде.
Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп премьер-министр Михаил Мишустин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
Бәйрәм уздыру тәкъдиме белән башта Путинның дин әһелләре белән очрашуында РФ Мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин чыккан иде. Ул дәүләт башлыгыннан 2022 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтүләрен сорады. Путин идеяне хуплады һәм “Ислам Идел буенда халыкларның ирекле сайлавы буенча ныгыды һәм тыныч юл белән генә таралды”, - дигән иде Президент.
28 апрель Русия Президенты бәйрәмне уздыру өчен оештыру комитеты төзү һәм аның җитәкчесе итеп Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллинны билгеләү турында күрсәтмә бирде.

Фото Мунира Вафина
Читайте нас: