Элек без гел иртән иртүк китеп, урманда утын эшли идек. Берзаман шулай төнгә калдык бит инде. Кайтырга соң, ерак. Шуннан күрше авылдагы бер кешенең йортына кердек. Анда кундык. Иртән торсак, хуҗа кешенең ун капчыгы югалган икән. Бу силсәвитне китереп, капканы бикләттерде. Без – кырыклап кешебез. Барыбыз да бер түгәрәк ясап утырдык. Хуҗа кеше кырык салам алды, аларны тигез итеп кисте.
– Кемдә салам озынайса, капчыклар шуңарда була, – диде. Шул вакытта бер малай саламны “кырт” итеп тешләп алды. Моның әйберләрен тикшерделәр, ләкин капчыкларны тапмадылар.
– Нигә саламны тешләдең? – дип сорагач, ул:
– Озынаер дип курыктым, – диде. Шуннан соң бөтен кешеләрнең әйберләрен карап, тикшереп чыктылар. Бу капчыкларны берәүнең ат чанасы астыннан таптылар. Карак аларны чана астына бәйләп куйган булган. Менә шулай инде.
(1998 елда Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында Миңнекамал Нотфуллинадан (1911 елгы) БДУ студенты Айгөл Фәхрисламова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.