Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 14:53

Җиңү көненә – 10 000 сум!

Русия Федерациясе Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына 10 мең сум күләмендә ел саен бирелә торган түләүләрне башкарып чыкты.

Русия Федерациясе Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына 10 мең сум күләмендә ел саен бирелә торган түләүләрне башкарып чыкты. Апрель аенда Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Җиңү көне уңае белән билгеләнгән әлеге түләүләрне 162 сугыш инвалиды һәм 465 ветеран алды, дип хәбәр итте Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Русия Пенсия фондының Башкортостан Республикасы буенча бүлек җитәкчесе Фоат Хантимеров.
Түләүләр, пенсия фондында булган мәгълүмат нигезендә, гаризасыз билгеләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү «Страховка пенсияләре турында» һәм «Дәүләт пенсия тәэминаты турында» федераль законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга, хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең яңадан никахка кермәгән тол хатыннарына Пенсия фондында ике пенсия: картлык һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен бер үк вакытта алу хокукы бирелде. Шулай итеп, Башкортстан Республикасында 981 кеше ике пенсия ала, уртача түләүләр 38,2 мең сум тәшкил итә.
Фото: молодёжный.рф
Читайте нас: