Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 18:42

Хаклар артканнан-арта... Ә хезмәт хаклары?

Башкортстанда азык-төлек янә кыйммәтләнгән. Нәрсә һәм күпмегә – җавап сайтта!

Башстат мәгълүматлары буенча, республикада аеруча яңа җитлеккән кыяр бәяләре күтәрелгән. Алар 5,4 процентка артып, уртача 122 сумга җиткән.
Кыйммәтләнгән продуктлар исемлегенә шулай ук карабодай ярмасы, помидор, балалар туклануы өчен ит консервлары, кишер, макарон, туң балык, шоколадлы конфетлар, кара чәй, дуңгыз ите, сосиска-сарделькалар, стерильләштерелгән сөт, көнбагыш мае, ит консервлары, шикәр, балалар туклануы өчен яшелчә консервлары, йомырка, суган, алма, ярымысланган һәм пешерелгән колбаса, сыер ите, сыер мае, коры сөттән эшләнгән балалар туклануы товарлары кергән. Бер атна эчендә Башкортстанда бу продуктларга бәяләр 0,1-3,6 процентка арткан.
Һәм, киресенчә, печенье бәяләре 2,8 процентка кимегән. Хәзер аның бер килограммы өчен уртача 136 сум түләргә кирәк.
Республикада он, дөге, икмәк, пастеризацияләнгән сөт, вермишель, балалар туклану өчен җиләк-җимеш консервлары, майлы эремчек, тавык ите, кәбестә, маргарин, бәрәңге, сыр һәм карамель бәяләре дә төшкән. Бер атна эчендә алар 0,1-1,9 процентка арзанайган.
Бер атна эчендә Башкортстанда каймак һәм сарык ите бәяләре генә үзгәрешсез калган. Каймакның килограммы бүген – 208 сум , ә сарык итенеке – 433 сум, дип хәбәр итә Башстат хезмәткәрләре.
Фото: kirmayak.ru
Читайте нас: