Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 20:29

Солы кесәле сәламәтлеккә файдалы

Ашказаныгыз авыртамы? Бавырыгыз эчегезгә сыймый башладымы? Бөерләрегез “атамы”? Солы кесәле ашагыз! Ярдәме тими калмас!

Чынлап та, солы кесәле ашказаны, бавыр, бөер авырулары белән интегүчеләргә алыштыргысыз дәвалау чарасы булып тора. Ул үт һәм бәвел куыкларындагы ташларны эретә, кандагы хoлecтeринны киметә, Солы яшәү көче, энергия бирә, депрессиядән чыгара.
Солы кесәле ничек әзерләнә соң?
Моның өчен 1 стакан солы һәм 5 стакан су алына. Солыны суга салып, талгын утта сыек кесәл хәленә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннары баштагы дәрәҗәсенә җиткәнче сөт өстәп, кабат кайнатып чыгару мотлак.
Кайнатма бераз суынгач, аңа 4 аш кашыгы бал өстәү сорала. Хәер, балны һәркем үзенә теләгән микъдарда сала ала.
Солы кесәлен көн буена, үзегез теләгән кадәр ашый аласыз. Зыяны булмаячак.
Сәламәт булырга теләсәгез, солы кесәле ашагыз!
Фото: etozheludok.ru
Читайте нас: