"Бүгенге көнгә урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сатып алу буенча җиде аукцион үткәрелде: әйтик, 2021 елның 8 апрелендә – 18 сабан, биш культиватор, 19 апрельдә – тугыз диск тырмасы, ә 23 апрельдә "Беларус" тәгәрмәчле тракторлары җибәрелде, беренче өч трактор алынды. Шулай ук урман янгыннары үзәгенә иярчен тягач та кайтартылды", – дип хәбәр итә Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Альберт Байтимиров. "Яңа урман хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары эш нәтиҗәлелеген арттырачак, урман янгыннарына каршы көрәштә файдаланылачак", – дип ассызыклый ул.
“Экология” илкүләм проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль проектына ярашлы, ел саен утыртыла торган урман мәйданы моңарчы киселгән һәм һәлак булган урман мәйданына тәңгәл булырга тиеш. Проект төбәкләрне урман янгыннарына каршы техника белән тулысынча тәэмин итүне күздә тота.