Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 15:50

Самогончы Хафиз бәете

Самогончыларның “почеты” элек-электән зур булган икән татарда...

САМОГОНЧЫ ХАФИЗ БӘЕТЕ
Самогон койдым бу айда
Арпа кушып бодайга.
Сакла дошман күзеннән дип,
Ник инәлдем Ходайга?
Җәен иген икмәдем,
Кышын урман кисмәдем.
Кырда кошел каравыллап,
Кудым колхоз икмәген.
“Галимулла кем?” – дисәгез:
Талдан сыбызгы ясый.
Галимулла дружин гына
Газиз башымны ашый.
Кодагыйның су чиләген
Самогонга көйләдем.
Кара мунчаларга кереп
Каптырырлар димәдем.
Галимулла кунак икән,
Ат эчерә лаканнан
Төнге сәгать уникедә.
Килеп тотты якамнан.
Аклы күлмәк алдырдым,
Хакын бирми калдырдым.
Эшне зурга җибәрмим дип,
Юкка телем талдырдым.
Үстем илдә тын гына,
Дуска иш булып кына.
Ил алдында хурга калдым
Самогон куып кына.
(1964 елда Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 304 б.
Фото: alhm.ru
Читайте нас: