Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 19:35

Май бәйрәмнәрендә пенсияләр кайчан һәм ничек килер?

Озакламый тарихта беренче тапкыр бөтен Русия халкы “язгы каникул”ларга – 10 көнгә сузылган ялларга китәчәк. Аңлашыла ки, озайлы бәйрәмнәр халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә дә үзгәрешләр алып килә. Бу өлкәннәргә пенсия таратуга да кагыла. Әти-әни, әби-бабаларыбыз бәйрәм көннәрендә пенсияләрен кайчан һәм ничек алыр? Җавап – сайтта!

Озакламый тарихта беренче тапкыр бөтен Русия халкы “язгы каникул”ларга – 10 көнгә сузылган ялларга китәчәк. Аңлашыла ки, озайлы бәйрәмнәр халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә дә үзгәрешләр алып килә. Бу өлкәннәргә пенсия таратуга да кагыла.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе апрель ае өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне вакытында һәм тулысынча башкарып чыккан. Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, түләүләрне финанслауга барлыгы 19,6 миллиард сум акча җибәрелгән.
Агымдагы елның май ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне халыкка илтеп тапшыру график нигезендә – 3 майдан башлап башкарылачак. 9 май – Җиңү көненә туры килгән түләүләр алданрак – 6, 7 һәм 8 май көннәрендә башкарылачак. Бәйрәм һәм ял көннәре өчен пенсия түләүнең конкрет даталары алдан ук, апрель пенсиясе квитанцияләрендә күрсәтелгән иде.
Кредит оешмаларына, банк исәпләренә акча күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта, 2021 елның 12 маеннан башлап гамәлгә ашырылачак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе 1 миллион 173 мең пенсионерны, 299 мең федераль льготникны, 139 мең федераль социаль өстәмә түләү алучыларны акча белән тәэмин итә.
Фото: eng.ufacity.info
Читайте нас: