Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 11:20

Авыруга ял юк

Май бәйрәмнәрендә хастаханәләр ничек эшли?

Русия Федерациясе Президенты фәрманына ярашлы, май башында озайлы ял көннәре игълан ителде. Бу көннәрдә амбулатория шартларында медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары түбәндәге режимда эшләячәк:
- 2021 елның 30 апреле – бер сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 2021 елның 1 маенда – бәйрәм көне – 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итеп, 16:00 сәгатькә кадәр;
- 2021 елның 2 маенда – якшәмбе – 08:00-16:00 сәгатьләрдә өлкән яшьтәгеләргә COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү;
- 2021 елның 3 маенда – шимбә графигы буенча – 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итеп, 16.00 сәгатькә кадәр;
- 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр – гадәти эш көне графигы буенча;
- 2021 елның 8 маенда – шимбә графигы буенча – 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итеп, 16:00 сәгатькә кадәр;
- 2021 елның 9 маенда – бәйрәм көне – 08:00-16:00 сәгатьләрдә өлкән яшьтәгеләргә COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү;
- 2021 елның 10 маенда – шимбә графигы буенча – 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итеп, 16:00 сәгатькә кадәр;
- 2021 елның 12 мае – 1 сәгатькә кыскартылган эш көне;
- 2021 елның 13 маенда – бәйрәм көне – 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр, чакырулар (шул исәптән кичектергесез) кабул итеп, 16:00 сәгатькә кадәр.
Агымдагы елның 1 маеннан 10 маена кадәр пациентларны госпитализацияләү графиклары нигезендә планлы госпитализацияләү барачак. Шулай ук бу чорда республика халкы COVID-19 инфекциясеннән иммунизациясен уза алачак.
Стационар шартларда медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары тәүлек буе эшләячәк.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында белгечләр эше тиешле маршрутлар буенча эш графиклары нигезендә оештырылачак.
Чыганак: Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: