Безнең әти 1891 елгы иде. Берчак ул “балаларның өс-башына кием алырга акча эшләрмен” дип, Себер ягына киткән. Моңа ат көтәргә кушканнар. Атларын санап биргәннәр. Бераз эшләгәч, санап караса, бер ат җитми, ди. Әти: “Ат хакын ничек түләрмен?” – дип, бер ай буена кайгырып йөргән. Шуннан, хәйлә корып: “Мин инде кайтып китәм. Балаларым чирләгән”, – дип хуҗаларына әйткән. Хуҗалар атларны санаганнар да әтигә бик күп бүләкләр биргәннәр, хезмәт хакын түләгәннәр. Ышанмыйча, әти үзе дә санап караган: барлык атлар да исән, урынында. Шунда гына ул хатасын аңлаган – үзе атланып йөргән атын санамаган булган икән.
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.