Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 21:33

“Ана капиталы” иртәгә таратылачак!

Ун көнгә сузылачак бәйрәмнәр аркасында, май өчен “Ана капиталы”ннан айлык түләүләр вакытыннан алда – 29 апрельдә үк башкарылачак.

Ун көнгә сузылачак бәйрәмнәр аркасында, май өчен “Ана капиталы”ннан айлык түләүләр вакытыннан алда – 29 апрельдә үк башкарылачак.
Айлык түләүләрне алу – ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалануның биш юнәлешенең берсе. Түләү 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче балалары туган яки уллыкка алынган гаиләләргә Русия Пенсия фонды тарафыннан башкарыла. Дөрес, ул барлык гаиләләргә дә түләнми. Моның өчен гаиләнең һәр әгъзасының айлык кереме ике яшәү минимумыннан артмавы кирәк. Агымдагы елда Башкортстан Республикасында түләүләрнең күләме 10 077 сум тәшкил итә. Закон гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 5,3 мең “Ана капиталы” сертификаты иясенә һәр айны барлыгы 390 миллион сум акча күчерелгән. Май ае өчен айлык түләүләрне финанслауга 17,5 миллион сум юнәлтеләчәк.
Айлык түләүләрне билгеләү турындагы гаризаны бала туганнан соң өч ел дәвамында Русия Пенсия фонды сайтындагы яки “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинет аша, шулай ук Русия Пенсия фондының һәм Күпфункцияле үзәкләрнең (МФЦ) барлык клиент хезмәтләрендә тапшырырга мөмкин.
Фото: mordovmedia.ru
Читайте нас: