Миңа бер 17-18 яшьләр булгандыр инде. Малайлар белән бергә су керергә бардык. Минем судан чыккач, бөтен тәнемне карап чыга торган гадәтем бар иде. Карасам, уң кулыма бер кыл еланы кереп бара. Аны бездә тагы “җеп еланы” дип тә йөртәләр.
Моны күргәч, бик нык курыктым. Шул килеш абыем янына йөгереп бардым. Абый шытырдытып тартып алды. Ә аны алай алырга ярамай икән. Бәләкәй бер агач кисәген куеп, әкрен генә бөтерә-бөтерә еланны шунда уралдырырга кирәк. Шуннан үзе чыгып бетә, ди. Еланның башы кулның тиресе эчендә калган. Ул өрелеп шеште.
Шул елан кояш кыздырганда эт өргән саен балалый икән. Кулымның авыртуы йөрәккә төшә башлады. Шуннан без әни белән Кузлов тегермәненә киттек. Ул тегермән безнең авылдан биш чакрым ераклыкта иде. Кояш кыздыра. Кулым тагы шешә башлады. Тегермән марҗалары шомырт агачының көлен кулга ябарга куштылар. Яптым, бер файдасы да булмады. Шуннан сыер сөтен эретеп, кулны шуңа тыгып, тыныч урыңда утырырга кушты берәү. Һәм шулай эшләдем дә. Кулыма эремчек куеп, тыныч җиргә кереп яттым. Бераздан карасам, дүрт җеп еланы чыккан. Тагын шулай итеп тыныч кына урында утырдым. Минем кулдан 11 җеп еланы чыкты. Шулар арасыңда инә елан да бар иде. Шулай итеп, кулым төзәлде. Бик озак еллар ярасы бетмичә йөрде.
(1977 елда Борай районы Абдулла авылында Гыйлемхан Таһир улы Таһировтан (1907 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – 304 бит.
Фото: commons.m.wikimedia.org