Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 07:39

“Дус булмаган илләр” исемлегенә кемнәр керер?

Русия Президенты Владимир Путинның 23 апрельдә кабул ителгән Указына ярашлы Русиягә каршы сәясәт алып барган дәүләтләргә карата төрле чикләүләр кертелә. Әлеге көндә Хөкүмәт бу дәүләтләрнең исемлеген төзү белән мәшгуль.

Белгечләр фаразлавынча, бу исемлеккә Америка Кушма Штатларыннан тыш Бөек Британия, Польша, Чехия, Канада һәм Балтыйк буе республикалары эләгергә мөмкин. Президент указы буенча алар Русия гражданнарын эшкә кабул итә алмаячаклар. Бер үк вакытта Украина белән Австралиянең дә “дошманнар” исемлегенә эләгергә шанслары зур.
Шул ук вакытта Көнбатыш Европа дәүләтләре, мәсәлән, Германия белән Франция бу исемлеккә эләгергә тиеш түгел, дип фаразлый белгечләр. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин фикеренчә, әлеге илләр белән Русия арасында фикер аерымлыклары, хәтта аерым каршылыклар килеп чыкса да, ил җитәкчелеге аларга ихтыярсыз АКШ тәэсире астына кергән дәүләтләр дип карый һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен саклый.
Хәер, һәммәсен дә вакыт күрсәтер.
Фото: tj.sputniknews.ru
Читайте нас: