Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 06:52

Борайлылар яшеллекне саклый

Узган ялларда Башкортстанның Борай авылында 1000нән артык агач үсентесе утыртылды.

«Экология» гомумдәүләт проектын һәм «Яшел Башкирия» республика акциясен тормышка ашыру максатында Башкортстанның Борай районында агач үсентеләре утырту оештырылды. Районның барлык хезмәт коллективлары, планетаның яшел киләчәгенә үз өлешләрен кертү өчен, экологик өмәгә чыктылар. Бер-ике сәгать эчендә акциядә катнашучылар Ленин урамында урнашкан күп фатирлы йортлар ишегалларында һәм Борай авылына Бикҗан авылы ягыннан кергән урынга 1000нән артык агач үсентесе утырттылар.
"Агач утырту – җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек», – диләр чарада катнашучылар.
Агачлар үсеп китәр дип өметләнәбез. Экологик акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/92080
Читайте нас: