Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 17:16

Яздан аерып булмый Тукайны...

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы каршындагы Тукай һәйкәле янында бөек әдибебезнең 135 еллык юбилеена багышланган җырлы-моңлы тантана узды.

Чарага республиканың танылган шагыйрьләре, сәнгать осталары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары җыелган иде. Тамашачылар алдында ачык һавада шагыйрьләр Халисә МӨДӘРИСОВА, Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, Ләйсән ЯКУПОВА, Нурлан ГАНИЕВ, Виниса ФӘТТАХОВА, Фәүзия ГАЙЗАМАН, Флера ШӘРИПОВА, Уфаның 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре укучылары чыгыш ясады, “Нур” театры артистлары моңлы җырлары белән күңелләрне әсир итте.
Чараны оештыручы Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Римма ҮТӘШЕВА үз чыгышында билгеләвенчә, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының бер аудиториясендә башланып киткән “Тукай моңнары” бәйрәме хәзер республика фестиваленә әверелеп, елдан-ел киңәя бара. Бөтендөнья татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред ДӘҮЛӘТШИН Римма Әмир кызы ҮТӘШЕВАны Конгрессның “Татар милләте алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде.
Чараның ахырында Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт вәкилләре, милли оешмалар җитәкчеләре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм күмәкләп татар халкының милли гимны – “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: