Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 12:30

Тарих фәне катлаулы

Мәгариф министрлыгы мәктәп дәреслекләренең эчтәлеген тикшерәчәк.

Бу хакта ведомствоның башлыгы Сергей Кравцов "Мәскәү. Кремль. Путин "Россия 1" телеканалында белдергән. "Без хәзер барлык дәреслекләргә тулы анализ ясаячакбыз", – диде министр.
Мондый тикшерүне Президент Владимир Путинның тәнкыйтеннән соң оештырырга карар кылганнар. Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Владимирович, мәктәпләр өчен тарих буенча язылган кайбер дәреслекләрне гаҗәпләнеп укуын әйтте. "Әйтерсең безнең турыда түгел. Кем яза, мондый уку әсбапларын кем раслый? Гаҗәп! Анда теләсә нәрсәләр язылган, "икенче фронт" турында да әйтелгән булырга мөмкин – тик Сталинград сугышы турында берни дә юк", – диде ул.
Путин элегрәк тә мәктәп дәреслекләренең эчтәлеген тәнкыйтьләгән иде. Аерым алганда, 2014 елда ул дәреслекләрдә Икенче бөтендөнья сугышы тарихын бәяләп бетермәү турында билгеләде.
Әйткәндәй, март ахырында Русия Мәгариф министрлыгы тарих буенча яңа мәктәп дәреслекләрен хуплады. Алар Президент ярдәмчесе Владимир Мединский редакциясе астында чыгачак. В. Мединский фикеренчә, тарих буенча дәреслекләр Русиянең дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш.
Фото: pixabay.
Читайте нас: