Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 12:50

Бал кортлары төсләрне аерамы?

Умарталарны төрле төскә буяуның файдасы бармы?

"Бал кортлары төсләрне бик тә тиз таныйлар. Берничә умартаң бар икән, аларны төрле җете төсләргә буярга киңәш итәләр. Кортлар, кагыйдә буларак, ак, зәңгәр, сары төсләрне ныграк аера һәм, умартлар шул төсләргә буялган булса, үз "йортын" бик тиз чамалап ала, адашып, күрше ояларга кереп йөрми. Умарталарны буяган чакта майлы буяулар куллану яхшырак. Мин үзем барлык умарталарны да төрле төскә буядым һәм һәрберсенә тәртип саннары язып чыктым. Ялгышмау өчен магазиннарның алгы ягына да тәртип саннары суктым. Болай иткәндә, умартаны кышлау урыннарыннан чыгарганда, көзен исә кире керткәндә уңайлы. Мин һәр елны умарталарны элекке үз урыннарына урнаштырырга тырышам. Бик сирәк очракларда гына, кирәк чакларда, урыннарны алыштырырга туры килә.
Гомумән, умартачылык эше бик мавыктыргыч. Гомер буе уку-эзләнүне таләп итә. Бал кортлары тормышы, эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибә турындагы фәнни әдәбият, гәзит-журналларда басылган эчтәлекле материаллар, киңәшләр белән танышып бару зыян итмәс".
Әгъдәл НИЗАЕВның "Умартачы буласың килсә" (Чакмагыш, 2012) китабыннан.
Юлай НИЗАЕВ фотосы.
Читайте нас: